ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Корсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел  беренче сыйныфка 3 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

3 нче сентябрь көнне Курсабаш авыл китапханәсе мөдире Галимҗанова Ф.Н. "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Тапшыру башында китапханәче китапханәнең бүгенге көндә яшәеше, аның эше белән таныштырды. Шәхесләр елы уңаеннан, Түбән Утар авылында туып үскән Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шаймурзина турында мәгьлүмат бирелде. "Яңа китаплар белән таныштыру" сәхифәсендә китапханә мөдире Фәнис Яруллинның "Кайту" дигән китабы белән таныштырды. Гаилә елы уңаеннан тапшыруга актив, үрнәк, гомерләрен балалар укытуга багышлаган гаиләләрнең берсе булган Шаймурзиннар гаиләсе чакырылды. Алар кыскача үзләренең тормышлары, эшләре белән таныштырып үттеләр. Гармун моңнарына төреп,  үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

24 август көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш, Эзмә, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары белән берлектә зур бәйрәм - авылдашларыбызның "Бер күрешү үзе бер гомер"дигән очрашуы үткәрелде.Яшебез безне туган җиребезгә, балачак яшәгән җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан килгән кунаклар бик күп иде. Авылдашлар көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар үткәрелде. Иске дуслар һәм авылдашлар кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Арташ авыл җирлеге "Чәчәкле Саба-2024” бәйгесендә зур унышларга иреште:
Ике Басу Арташта яшәүче  Залялетдиновлар гаиләсе 2 нче урын;
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасы 1 нче урын;
Ике басу Арташ фельдшер-акушерлык пункты 3 нче урын;
Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Китапханәдәге яңа китаплар-китапханәчеләр һәм чын уку сөючеләр өчен һәрвакыт көтелгән вакыйга. Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Танышыгыз!Яңа китаплар" һәм "Уңган куллар" клубы өчен күзәтү үткәрде. Без бергәләп яңа китаплар турында фикер алыштык, кызыклы өзекләр укыдык. Һәркем үзе өчен кызыклы китап тапты, аны рәхәтләнеп өйгә алып кайтты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Россиядә ел саен үзенчәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Безнең илдә 3 сентябрь фаҗигале датасы 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Ике көн ярым дәвамында террорчылар миналанган бинада 1100 дән артык тоткын тоткан. Теракт нәтиҗәсендә тотаклар арасыннан 314 кеше һәлак булган, шуларның 186сы балалар. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 333 кеше һәлак булган, һәм ким дигәндә 783 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу көнне Бесланның корбаннары турында кызгануга сәләтле барлык кешеләр искә ала. Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, «Безнең фәрештәләргә» — Беслан балаларына багышланган асфальтта балалар рәсемнәре акциясе үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3нче сентябрь көнне Курсабаш авыл китапханәсе мөдире Галимҗанова Ф.Н. "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Тапшыру башында китапханәче китапханәнең бүгенге көндә яшәеше, аның эше белән таныштырды. Шәхесләр елы уңаеннан, Түбән Утар авылында туып үскән Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шаймурзина турында мәгьлүмат бирелде. "Яңа китаплар белән таныштыру" сәхифәсендә китапханә мөдире Фәнис Яруллинның "Кайту" дигән китабы белән таныштырды. Гаилә елы уңаеннан тапшыруга актив, үрнәк, гомерләрен балалар укытуга багышлаган гаиләләрнең берсе булган Шаймурзиннар гаиләсе чакырылды. Алар кыскача үзләренең тормышлары, эшләре белән таныштырып үттеләр. Гармун моңнарына төреп,  үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 августта Шәмәрдән авыл китапханәчесе «Үсеш» Шәмәрдән лицееның 3 «В» сыйныф укучылары белән «Борчылусыз һәм күз яшьләрсез дөнья» хәтер сәгате үткәрде. Чара истәлек датасына - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең хәрби даны көннәре турында» Федераль закон белән билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Очрашу башында китапханәче балаларны «террор», «террорчылык», «террорчылар» төшенчәләре белән таныштырды, аннары балаларга бөтен кешелек террорчылыгына нинди куркыныч янавы турында сөйләде. Шулай ук Тынычлык  сүзенә аңлатма таптылар. Чара азагында укучылар күгәрченнәрне планетабызга беркеттеләр һәм дөнья терроризмга урын булмаганда гына үсә ала дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Хабибрахманова Фанзия Сәүгән кызы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бүләкне, Республика көне уңаеннан, Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы тапшырып үтте. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International