Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле барышы иде.
2026 елның 10 апрелендә Олы Әтнә авылында легендар көрәшче Габделбәр Хәлилов истәлегенә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында "көрәш"буенча ачык турнир узды.
Республика инженер конкуры «Makerspace»
Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәйрия концерты оештырылды. Бу чара МХО зонасындагы егетләргә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Хәйрия концертлары-акча җыю һәм социаль проблемаларга игътибар җәлеп итү өчен куәтле корал ул. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә ярдәм итә.
Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында «Балалар һәм ата-аналарның иҗади потенциалын үстерү һәм аларга ярдәм итү» темасына район семинар-практикумы узды.
Экология айлыгы дәвам итә.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Бүген 16 нчы апрель көнне Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә "Авылым офыклары" дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе үтте. Безнең Мичән төп мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Салимов Раян, 7 нче сыйныф укучылары Хадиев Нурбәк, Галимуллина Альбиналар бу конференциядә катнаштылар. Алар призлы урыннарга лаек булдылар. Мичән мәктәбе укучыларын, аларны әзерләгән укытучыларны бу уңышлары белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.
Шекше төп мәктәбенә “Акчарлак” балалар бакчасының нәни артистлары кунакка килде. Алар Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп, уйнап күрсәттеләр. Укучыларыбыз кечкенә кунакларның матур итеп сөйләүләрен, сәхнәдә үзләрен тотышларын сокланып карадылар. Бу очрашу мәктәп укучыларына да, балаларга да бик ошады.
Иммунизация, ягъни вакцинация, дифтерия, столбняк, кызамык, полиомиелит, кызылча, котыру чире, грипп, В гепатиты, пневмококк һәм гемофиль инфекцияләр кебек күпчелек йогышлы авырулардан саклануны тәэмин итә. Бу авырулар үлемгә һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин. Әгәр иммунизация өстенлекле бурычлар исемлегеннән чыгарылса, бу күп кенә куркыныч йогышлы авыруларның кире кайтуына китерәчәк.