ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды.  Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Сатыш авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар. Барлык сайлаучыларга да сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында мөдир Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы "Көз - искиткеч вакыт" дигән танып белү сәгате үткәрде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 елның 09 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр, анда сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларның бәяләре ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, атап әйткәндә: товарны алмаштыру һәм кире кайтару сроклары, клиентка дөрес мәгълүмат бирмәгәндә җитештерүченең җаваплылыгы, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары аңлатылды. Чара барышында мәгълүмат буклетлары таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Рост «Шәмәрдән лицееның 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды.

Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы роле турында сөйләделәр. Сыйныфтан тыш дәрестә «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм Законга бәйле актларның кайбер нигезләмәләре каралды. «Кулланучылар хокукларын яклау»темасына агымдагы Олимпиада турында мәгълүмат бирелде.

Укучыларның товарларны дистанцион ысул белән сатып алу белән кызыксынуын исәпкә алып, аларга Интернет-кибетләр аша товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларын, шул исәптән тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларын аңлаттылар. Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген һәм алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген карадылар.

Уку йорты укучыларына, белемнәрен укуда һәм шәхси тормышта куллану өчен, кулланучылар хокукларын яклау буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасының номерлары тапшырылды.

9 сентябрдә Бөтенроссия суган көне билгеләп үтелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе. Әлеге искә алу көне 1962 нче елның сентябреннән башлап, сентябрьнең икенче ял көнендә үткәрелә. Бу уңайдан, 7 сентябрь көнне Сатыш авыл китапханәсендә мәгълумат сәгате үткәрелде.Китапханәче немец илбасарларының җинаятьләре, күп кенә милләтләрнең юкка чыгарылуы турында ,сугыш вакытында ачтан үлүчеләр, концлагерьларда,тоткынлыкта җәзалап үтерелүчеләр турында сөйләде. Хатынь авылы, Освенцим төрмәсе, Бухенвальд, Дохау, Майданек концлагерьларында булган вакыйгалар искә алынды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Табигать-серләр һәм табышмаклар белән тулы искиткеч дөнья. Һәм без бу дөньяны сакларга тиеш. Урман һәм яшелчә бакчаларындагы, сулыклардагы һәм болыннардагы күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар кешеләрнең ярдәменә һәм кайгыртуына мохтаҗ. Табигатьне саклау кирәклеген искәртү максатында  Шәмәрдән балалар китапханәсе үз укучыларына «Алар яклауга мохтаҗ» дигән закладка таратты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International