ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан  бүлеге проактив режимда инвалидлык буенча 5 мең пенсия билгеләде

 

Саба муниципаль районының "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Фатыйхова С. Х. учреждение хезмәткәрләре белән «Экстремизмга — Юк!» ункөнлеккә багышланган әңгәмә үткәрде.  Ул террорчылык һәм экстремизм турында глобаль проблемаларын сөйләде, террорчылыкның һәм экстремизмның нәрсә икәнен һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

 2024нче елның 9нчы сентябрендә Саба урта мәктәбе базасында "Сәнгать-эстетик цикл фәннәрен укытуда заманча алымнар" темасына музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары секциясе утырышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Авария булу сәбәпле, 2024 елның 11 сентябрендә 9:00 дән 15:00 гә кадәр Киров, Комаров һәм Закир Йосыпов урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

9 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе яшьләр белән «Минем сәламәтлегем — минем кулларда»дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Китапханәче алкогольнең зыяны һәм куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Әлеге чараның максаты-алкогольнең зыяны турында белем формалаштыруга, яшьләрнең үзаңын һәм үз-үзләрен бәяләвен үстерүгә ярдәм итү, алкоголь кулланудан килгән зыянның җитдилеген аларга җиткерү иде. Чарага «Зарарлы гадәтләрсез тормыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әңгәмә ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Сатыш авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Язучы бик күп документаль китаплар авторы булып тора. Аның әсәрләренең күп геройлары чын томыштан алынган,  Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы геройлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

10нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9 сентябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды.  Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган.  Чарага «Россия терроризмга каршы» дигән китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнде, анда материаллар һәм китаплар тәкъдим ителде. Алар Бесландагы фаҗига һәм терактларны кисәтү турындагы мәгълүматны  үз эченә алган. Әлеге күргәзмә буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Террорчылык вәзгыяте барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Китапханәче балалар белән бергә теракт корбаны булмас өчен гражданлык уяулыгын күрсәтүнең никадәр мөһим булуы турында фикер алышты, шулай ук террорчылык акты янаган очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Балалар террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр алдылар, аларда теракт куркынычы янаганда гамәлләр турында, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Фашизм корбаннарын искә алу көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Скандинавия  йөреше

     10 нчы сентябрь конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында скандинавия йөреше чарасы  уздырылды.

    Скандинавия йореше  йөрәк кан  тамырлары авыруларына( йорәк  өянәге,  инсульт, кан басымы  проблемалары) профилактика  чарасы  булып  тора. Бу  спорт  төре  организмны   кислород  белән  ныграк  баетырга  ярдәм итә. Саф  һава   иммунитетны һәм йөрәк , кан  тамырлары  системасын  ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International