ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктылык приборларын көйләү, шулай ук экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөтенроссия "Мөһим очрашулар" проекты кысаларында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин белән очрашу узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Конкурс процедураларында катнаш, дәүләт хезмәте турында күбрәк бел, стажировка узарга һәм дәүләт гражданлык хезмәте өлкәсендә үзеңне тап.

Балаларда һәм яшүсмерләрдә еш кына мөстәкыйль рәвештә аңлашылмый торган хәлләр килеп чыга: конфликтлар, көчләү, стресс, ялгызлык. Үзең турында ниндидер мөһим әйбер сөйләү, үз фикереңне әйтү, аңлау һәм теләктәшлек белән очрашу теләге туа.

Татарстан Республикасы территориясендә тәүлек буе эшли торган бердәм номерлы яшьләр ышаныч телефоны 8-800-555-22-20

Авыл хуҗалыгы хемәтчәннәрең иң кызган чагы-урып-җыю чоры. Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә, Оет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар. Урып-җыю  вакытында һәр минут кадерле, әмма «Рәшә» агитбригадасы  төшке аш вакытында  игенчеләрне, дәртле җырлар,биюләр, шигырләр,такмаклар  белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар. Игенчеләр  һәр чыгышны яратып карадылар ,тагын килегез дип озатып калдылар. Агитбригада чыгышлары аларга көн буена  җитәрлек көч һәм дәрт бирде

Бигәнәй мәдәният йортында мөдир Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы "Көз - искиткеч вакыт" дигән танып белү сәгате үткәрде. Көз - безгә төрле төстәге буяулар, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур фасылына багышланган мастер-класс үткәрде. Балалар көзге яфраклар үрнәкләрен буядылар. Балалар үзләре "Көз - иң матур вакыт" дигән плакат ясадылар. Чара барысына да бик  ошады.

 

Кичә Урман хуҗалыгы бистәсендә урман тармагында эшләүчеләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар якшәмбе, 15 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Яшьләр өчен Регион» Россия Федерациясе регионнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда «навигатор «Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы яшьләрен борчыган аеруча мөһим психологик проблемаларны һәм актуаль мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган психологик онлайн-вебинарлар циклы уздыра.

Изгелек - ул кешенең барлык кешеләргә, бөтен кешелеккә бәхет бирергә омтылышы. Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Әдәплелек һәм яхшылык патшалыгында» дигән танып белү программасы нәкъ менә шушы проблемага багышланган иде. Әлеге чараның максаты җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның һәм бер-берсе белән аралашуның этик нормаларын формалаштырудан гыйбарәт. Танып-белү программасы барышында кунаклар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мөһим әхлакый кыйммәтләр турында уйландылар. Җыелышта катнашучылар арасында үз үрнәкләре белән иң мөһим Сыйфатны – Игелеклелекне һәм риясыз ярдәмне күрсәтүче кешеләр бар. Сабитова Әлфия апа-авылыбызның актив волонтеры. Ул үз командасы белән свода катнашучыларга бик зур ярдәм күрсәтте инде: бер килограмм татлы сый җибәрде. Чара вакытында Гомәров Фәнис иң яхшы кешелек сыйфатларына багышланган шигырьләрен укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International