Бөтенроссия "Мөһим очрашулар" проекты кысаларында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин белән очрашу узды. Үзенең чыгышында Айрат Камилевич авыл җирлегендәге эш структурасы, хокукый база, төп бурычлар турында сөйләде. "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары җирле үзидарә органнарының эше турында яңа белемнәр алды.