Кичә Урман хуҗалыгы бистәсендә урман тармагында эшләүчеләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар якшәмбе, 15 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.
Конкурс шартлары нигезендә, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җайланмалар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документлар рәсмиләштерү һәм башка өлкәләрдә гамәли биремнәрне үтәделәр.
Белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров,Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин һәм башкалар котлады һәм конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар
Конкурс кысаларында урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.