2024нче елның 9нчы сентябрендә Саба урта мәктәбе базасында "Сәнгать-эстетик цикл фәннәрен укытуда заманча алымнар" темасына музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары секциясе утырышы булып узды.
Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары район методик берләшмәсенең 2023-2024нче уку елындагы эшенә анализ (Дәүләтшина Г.Р., район методберләшмә җитәкчесе).
2.Сәнгать-эстетик цикл фәннәрен укытуда актуаль тенденцияләр һәм нәтиҗәле методлар (Гайнуллина Л.Ф., мәгариф идарәсе методисты, воркшоп).
3.Музыка һәм рәсем дәресләрендә уен алымнарын һәм стандарт булмаган ситуацияләрне куллану (Имамиев И.И., Югары Симет урта мәктәбе укытучысы, осталык дәресе).
4.Музыка дәресләрендә импровизация алымы (Һадиева Г.Н., Мичән төп мәктәбе укытучысы, осталык дәресе).
5.Бию, уен һәм күңел ачулар. (Лесхоз урта мәктәбе укытучысы Кашапова Илзара Флоридовна, осталык дәресе)