ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

7 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе Мәртен авылында (күчмә китап бирү пунктында) укучылар өчен «Экстремизм: төшенчәләр һәм төрләре»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара вакытында китапханәче экстремизмның нәрсә икәнен аңлатты. Үзенә һәм башкаларга карата толерантлык, дөньяга толерант караш, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 сентябрь - Халыкара грамоталылык көне.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Югары Симет авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар. Барлык сайлаучыларга да сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегендә сайлаулар узды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  социаль педагогы Нәгыймова М.С.  «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрде һәм видеотасмалар карап үттеләр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Шәхси ярышларда район спортчылары җиңү яулады :

1 🥇 Динара Нартова белән хатын-кыз парында (Казан)

4 🥉 Динара һәм Павел ялгыз разрядта, Динара һәм Хайём катнаш разрядта, Павел белән Васильченкова (Казан) шулай ук катнаш разрядта. 

Котлыйбыз 🎉 алга таба уңышлар !🎉

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

„Балкыш“ комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга үз участокларыннан уңыш җыярга һәм саклап калырга булышалар. Өлкәннәр өчен кышкы тоз запасы бик мөһим. Үз куллары белән әзерләнгән консервалар көндәлек рационны баета һәм организмны витаминнар белән тәэмин итә.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Керә-керешкә бистәбезнең матурлыгына, чисталыгына соклануларын белдерделәр. Музейда экспонатларның күплеге, төрлелеге һәм әлбәттә инде, хайваннар дөньясы соклану хисе уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елның 7 сентябрендә Саба-Арена спорт мәктәбендә 2024 елда әтиләр көненә һәм Гаилә елына багышланган район ярышлары узды.  Ярышларда 2 кешедән торган команда-әти һәм ул катнашты. Баланың яше 7 - 12 яшь.

Ярышны ачу тантанасында ОДМС җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты. Командаларга уеннар тәкъдим ителде: 1.Турник, 2.Баскетбол, 3.Озынлыкка сикерү, 4.Эстафета таягы белән йөгерү, 5.Кыршаулы Эстафета, 6.Туплар җыю. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Команда әгъзаларын спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге биләп алды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Барысы да бәхетле иде! Ярышлар азагында нәтиҗәләр ясалды. Байлар Сабасы ш.т. п. «Гимназия» Вәлиуллиннар гаиләсе командасы җиңү яулады, 2 нче урында - Саба урта мәктәбенең Вәлиевлар гаиләсе, 3 нче урында - сәләтле балалар мәктәп-интернатынын Хурамшиннар гаиләсе. 1,2,3 урынны алган командалар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде! Җиңүчеләр (1 һәм 2 урыннар) агымдагы елның октябрендә Казанда узачак конкурсның финал этабында катнашачаклар.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Турникет белән идарә итү системасын һәм җылыту радиаторларын монтажлау буенча эшләр алып барыла, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре дә башкарыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International