Этиләр көненә һәм Гаилә елына багышланган район ярышлары

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 7 сентябрендә Саба-Арена спорт мәктәбендә 2024 елда әтиләр көненә һәм Гаилә елына багышланган район ярышлары узды.  Ярышларда 2 кешедән торган команда-әти һәм ул катнашты. Баланың яше 7 - 12 яшь.

Ярышны ачу тантанасында ОДМС җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты. Командаларга уеннар тәкъдим ителде: 1.Турник, 2.Баскетбол, 3.Озынлыкка сикерү, 4.Эстафета таягы белән йөгерү, 5.Кыршаулы Эстафета, 6.Туплар җыю. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Команда әгъзаларын спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге биләп алды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Барысы да бәхетле иде! Ярышлар азагында нәтиҗәләр ясалды. Байлар Сабасы ш.т. п. «Гимназия» Вәлиуллиннар гаиләсе командасы җиңү яулады, 2 нче урында - Саба урта мәктәбенең Вәлиевлар гаиләсе, 3 нче урында - сәләтле балалар мәктәп-интернатынын Хурамшиннар гаиләсе. 1,2,3 урынны алган командалар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде! Җиңүчеләр (1 һәм 2 урыннар) агымдагы елның октябрендә Казанда узачак конкурсның финал этабында катнашачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International