ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Игенче»дә кукуруз игү серләренә өйрәттеләр 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28 сентябрьдә "Nail Doctor"үзәгеннән подологлар картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында булдылар. Бу кешеләр-үз эшенең профессионаллары. «Өлкәннәр көне» бәйрәме алдыннан социаль хезмәтләр алучыларга табаннарын һәм тырнакларын гигиеник чистарту буенча медицина ярдәме күрсәтелде.

       Зур хезмәтегез, игътибарыгыз һәм социаль хезмәтләр алучыларга сарыф ителгән вакытыгыз өчен рәхмәт. Янәшәдә шундый гүзәл кешеләр яшәгәнен белү гаҗәеп күңелле! Түләүсез хезмәтләрегез өчен чын күңелдән һәм ихлас күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен бәрәңге һәм башка яшелчәләр җыю оештырылды. Әлеге акциядә җирлектәге бар халык актив катнашты. Җирлектәге 3 авылдан барлыгы 5 тоннага якын яшелчә җыеп тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Явлаштау авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризмга “Юк” дибез» исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләнде, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «чит кеше» ситуациясендәге гамәлләрне тикшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде, балаларга  вакыйгалар хроникасы, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның һәм ата-аналарның батырлыгы  турында сөйләнде.

 

Саба районы мәктәпләре арасында көзге кросс ярышында Югары Симет урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашып 5 се призлы урыннарга лаек булдылар. Барлык мәктәпләр арасында 2 урынны алдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучылары Саубанов Айгиз Рафисовичка алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе.

2024 елның 1 октябреннән 7 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар).

27-29 нчы сентябрь көннәрендә, Буа шәһәрендә, авыл районнарының  ир-ат һәм хатын -кызлар командалары арасында, волейбол буенча Татарстан Респуликасы  чемпионаты үтте. 

5 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Беслан - бөтен планетаның ярасы һәм кайгысы" дигән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Кичә «Беслан - 20 елдан соң» документаль фильмын карау белән тәмамланды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

28 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

28 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге "Сабантуй" мәдәни - спорт комплексына районыбызның иң күркәм, актив, мөхтәрәм биш гаиләсен  җыйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International