«Игенче»дә кукуруз игү серләренә өйрәттеләр

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«Игенче»дә кукуруз игү серләренә өйрәттеләр 
 
 Хуҗалыкта кукуруз үстерү технологиясе буенча семинар узды. Семинарда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Казан Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар һәм «Россельхозцентр»ФДБУ филиалы белгечләре катнашты. 
 
 Семинар барышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кукурузның демонстрацион чәчүлекләрен карадылар, кукурузның гибридларын өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International