Явлаштау авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризмга “Юк” дибез» исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләнде, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «чит кеше» ситуациясендәге гамәлләрне тикшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде, балаларга вакыйгалар хроникасы, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның һәм ата-аналарның батырлыгы турында сөйләнде.