28 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге "Сабантуй" мәдәни - спорт комплексына районыбызның иң күркәм, актив, мөхтәрәм биш гаиләсен  җыйды.

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

28 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге "Сабантуй" мәдәни - спорт комплексына районыбызның иң күркәм, актив, мөхтәрәм биш гаиләсен  җыйды.

 Әби-бабай, әти-әни һәм балалардан торган буыннар  чылбыры, бу көнне, "Хәят"  коммерцияле булмаган автоном оешма үткәргән "Уйла" интеллектуаль уенында катнашты. Әлеге уен "Яшьлек" яшьләр үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә оештырылды. Ел дәвамында "Яшьлек" яшьләр үзәге, яшь гаиләләр, эшләүче яшьләр, авыр хәлдәге гаиләләр һәм балалар белән "Гаилә җылысы" проектын тормышка ашырды. Якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан, проектның соңгы чарасына өлкән буын вәкилләре дә кушылды. Алар белән үткәрелгән уенда, сүз гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге гореф- гадәтләр, балаларга һәм өлкәннәргә булган игътибар, хөрмәт турында булды.                         

Бәйрәмне район гаилә хәлләре турында актларны теркәү бүлеге житәкчесе  Гөлнар Шафикова башлап жибәрде. Гаиләләрне бәйрәм белән котлап, уңышлар теләде. Бу чарада  Голнар ханым үзе дә гаиләсе белән катнашты. Һәр гаилә уенда актив катнашып, кызыклы шул ук вакытта мәгънәле, уйландыра торган сорауларга җавап эзләделәр. Тормыштан матур да , гыйбрәтле дә истәлекләр сөйләделәр. Бу көнне, катнашкан һәр гаилә җиңүче булды. Шунсыз мөмкин дә түгел.  Чөнки һәр гаиләнең  буыннар чылбыры нык.Шук һәм тынгысыз  оныклар белән кулга-кул тотынып килгән, инде акыл утырткан өлкәннәр, аларга һәр вакыт терәк әти-әниләр һәр кайсы үзенчәлекле, белемле һәм төпле фикерле.  Чара ахырында "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова, һәр гаиләне тәбрикләп, "Гаиләләребез нык, илләребез тыныч, тормышыбыз гел шулай матур булсын", - диде. Шулай ук, катнашкан гаиләләрнең барысына да бүләкләр тапшырды. Уенны оештырган "Хәят" коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахмановага, аның командасына, ел дәвамында безнең проектларны яктырткан мәгълүмати спонсорларыбыз"Саба дулкыннары ТРК сенә, "Саба таңнары"газетасы редакциясенә рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International