Курсабаш "Кояшкай" балалар бакчасында "Макулатура тапшыр-агачны коткар" акциясе үткәрелде.
Бүген МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү үсеше мәсьәләләрендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру максатыннан «Шөгыльләрдә һәм ирекле эшчәнлектә дидактик материаллар куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда логик фикерләүне үстерү" темасына районкүләм семинар узды.
Объектта түбә ябу эшләре, эчке бизәү, вентиляция тартмаларын гипсокортоннан тышлау башланды. Идәнне брекчадан ясау, шулай ук электромонтаж эшләре дә бара. Ремонт эшләрен "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» СВО хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды.
«Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган күргәзмә уза. Күргәзмәдә сәнгать булегендә укучы балаларның космоска, йолдызларга һәм кешенең космоска очуына багышланган рәсемнәре тәкъдим ителде. Балаларның хезмәтләрендә космик киңлекләр, галактикалар, планеталар һәм йолдызлар фантастик чынбарлыктан безнең дөнья чынбарлыгына әверелде.
Планеталарның, йолдызларның, космик җисемнәрнең, метеоритларның өйрәнелмәгән дөньясы һәрвакыт укучыларның фантазиясен дулкынландыра. Ә космик ракеталар, корабльләр һәм иярченнәр, космонавтлар скафандрлар яраткан Ватан казанышлары өчен чын кызыксыну һәм горурлык уята.
Барлык теләүчеләрне космик очыш атмосферасына чумарга һәм яшь рәссамнарның эшләреннән ләззәтләнергә чакырабыз!
3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Эшләр өч яшь категориясендә кабул ителә: "Җиңгән Техника "» 3-6 яшь) - Бөек Ватан сугышының легендар техникасын: танкларны, самолетларны, «Катюшаларны», корабларны ясыйбыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 апрелендәге 212 номерлы карары белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 14 апреленнән 2025 елның 11 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә
Олы Шыңар авыл җирлегендә өмәләр оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен чистарттылар, агачлар агартылды.
«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына (алда – Форум) гаризалар кабул ителә башлады. Оештыручылар – «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алга таба – агентлык) һәм «Росконгресс» автоном коммерцияле булмаган оешма, оештыруда катнашучылар - «ВЭБ.РФ» Дәүләт үсеш корпорациясе һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте. Илдә уңай үзгәрешләр өчен үз идеяләреңне идея.росконгресс.рф платформасында 2025 елның 15 маена кадәр бирергә мөмкин. Аннары экспертлар топ-100 идеяне сайлап алачак. Идеяләрнең иң көчлеләре ил җитәкчелегенә июльдә Түбән Новгородта узган финал чарасында тәкъдим ителәчәк.