Ветеринар һөнәре белән танышу

2025 елның 11 апреле, җомга

МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнче зурлар төркеме балалары бик кызыклы ветеринар табибы һөнәре белән таныштылар.  Балалар ветеринар һөнәренең бик мөһим булуын белделәр, ул хайваннарны дәвалый, аларга инъекцияләр ясый, хуҗаларына файдалы киңәшләр бирә. Ветеринар булып эшләү өчен яхшы медицина әзерлеге булырга,   хайваннарны  тикшергәннән, анализларын алганнан соң авыруын ачыклый белергә тиеш.  Чөнки хайваннар, җәнлекләр   нәрсә булганын, кайсы җирләре авыртуын әйтә дә, күрсәтә дә алмыйлар. Балалар бик теләп ветеринар булып хайваннарга үзләре ярдәм итеп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International