«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» СВО хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды. Битараф булмаган укытучылар, укучылар, халык - ярмалар, тиз әзерләнә торган продуктлар, консервлар, чәй, кофе, тәм - томнар, инструментлар, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар һәм балалардан хатлар җыйды. Шулай ук мәктәпнең «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче балалар, җитәкчеләре Иванова Светлана Вениаминовна белән, үз кулларыннан эшләнгән талисманнар (оберег) ясадылар. Бу бик үзенчәлекле эш. Балалар аларны чын күңелдән, яхшы хисләр белән әзерләделәр. Мәктәбебез укытучылары, укучылар, авыл халкы - егетләребез тиздән туган якларына әйләнеп кайтырлар дигән ышаныч белән бу чарада актив катнаштылар. Рәхмәт аларга!