ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

«Яшь мастер-2025»V төбәкара һөнәри осталык чемпионатына йомгак ясалды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Табигатьне күзәтү балаларга экологик тәрбия бирүнең  мөһим алымы булып тора.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
май, 2025 ел
сишәмбе

17 майда Биектау трассасында 2025 елгы эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының беренче этабы – «Биектау каньоны»узды. Арташ авыл җирлеге егетләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Көмеш КЛАСС: Сәләхиев Рәфис 1 урынны яулады. Класс юниорлар: Агләмҗанов Әмирхан 3 нче урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

20 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының  Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге асфальт юл  ремонтланды. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Иске Икшермә авыл җирлегендәге зиратта өмә

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын  ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру  урыннарында  әзерлек  эшләре  алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган волейбол Чемпионатында безнең оешмадан ике команда катнашты. Нәтиҗәдә, Саба гимназиясе командасыннан беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Эльмира Вәлиева ФБП командасының иң яхшы уенчысы, Гөлнара Заһидуллина “Муниципаллар” командасының иң яхшы уенчысы исеменә лаек булдылар.

     Пионерия көне-1980 елга кадәр туган илебез халкы өчен Балачак бәйрәме. Пионерия-ул якты, бәхетле, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, ваемсыз, әмма иртәгесе көнгә ышаныч бирә торган балачак. Бу балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк.
    Пионерлар көне кысаларында 18 майда Лесхоз мәдәният йортында «Минем пионер балачагым»исемле истәлекләр сәгате үткәрелде. Чарада өлкәннәр белән бергә яшьләр дә катнашты. Чарага Нәкыя апа Төхфәтуллова чакырылган иде. Ул пионер оешмасының символлары, мәктәптә пионерлыкка багышлауның ничек үтүе, ант итү, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе, Тимур хәрәкәте турында сөйләде. Нәкыя апага кушылып, элеккеге пионерларның барысы да балачак елларын, пионер походларына йөрүләрен, агач утыртуларын, макулатура һәм металлолом җыюларын, «Аҗаган» уйнауларын, җәйләрен пионер походларында үткәрүләрен җылы хисләр белән искә алдылар.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International