Агач һәм куакларны күзәтү.

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Табигатьне күзәтү балаларга экологик тәрбия бирүнең  мөһим алымы булып тора. Ул балаларда табигатькә карата экологик аң  уятырга, дөньяга карашларын киңәйтергә, табигать серләре турында фикерләүләрен баетырга, аны сакларга өйрәтергә мөмкинлек бирә.

  Май - агач һәм куакларны күзәтү өчен менә дигән ай.  Аларның яфрак яру,  чәчәк ата торган  чоры. Тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләр белән үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр тормышында үзгәрешләр бара. Яз көне җирдәге барлык тереклек уяна, кояшлы көнгә сөенә. Урман төрле авазлар, хәрәкәтләр белән тула. Үсемлекләрнең тамырлары җылы туфрактан кәүсәләрдә тупланган туклыклы матдәләрне эретә торган дымны ала.

   МБМБУ Саба1 нче  «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары биләмәдә үсүче  агач һәм куакларның матурлыгына сокланып, хуш исен иснәделәр, исемнәрен искә төшерделәр. Балалар агач, куакларның кәүсәсе, яфрак формалары, чәчәкләренә карап аерып булуына төшенделәр.  Үсемлекләр тормышында яктылык, җылылык һәм дымның роле турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International