«Яшь мастер-2025»V төбәкара һөнәри осталык чемпионатына йомгак ясалды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 20 маенда «Казан педагогика көллияте» базасында «Яшь мастер-2025» төбәкара чемпионаты финалында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды! Саба районыннан 20 бала катнашты, алар 3D дизайн, График дизайн, Оста пешекче, Чәчтараш сәнгате, Туризм, Урманчылык эше, Кием һәм аксессуарлар дизайны, Башлангыч сыйныфларда укытучысы, Фермерчылык челтәре, Ресторан сервисы кебек компетенцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Төрле районнардан килгән яшь талантлар, тәбрикләү тантанасына җыелдылар. Әлеге чарадан барлык катнашучылар да яңа идея һәм омтылыш белән кайттылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International