26 июнь көнне Сабабаш авыл клубы мөдире Килдебәк китапханәчесе белән берлектә «Зарарлы гадәтләр әсирлегендә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге, заманча кешегә үз сәламәтлеген саклау өчен нәрсә кирәклеге турында әңгәмәдән башланды.
Әңгәмә барышында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар-холыкның йомшаклыгы,начар компания, олы кеше булып күренергә теләү яки гади кызыксыну.
Йомгаклап, чарада катнашучылар шундый нәтиҗә ясадылар: зарарлы гадәтләр колы булмас өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәк: күңелсезләнмәскә, күңелеңә хуш килерлек шөгыль табарга, провокацияләргә бирешмәскә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның июнендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр. Чараның максаты-кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары җиткерелде. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары һәм аяк киемнәрен алмаштыру яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. "Кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукы «маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2025 елның 8 июлендә Шәмәрдән торак пунктындагы радиотелеүзәктә 1:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар тапшыруларын туктатып, антенна-фидер җайланмаларының каты линияләрен монтажлау эшләре алып барылачак: «ТНВ», «Россия радиосы», «Татарстан радиосы», «Болгар радиослар», 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).
26нчы июнь көнне Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы җитәкчелегендә «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы алып барды.
Узган Сабантуй бәйрәмнәрендә “Игенче” ҖЧҖнең төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
7 нче июнь көнне район Сабантуенда “Игенче” ҖЧҖе җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улына агросәнәгать комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өченТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.
Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсен төзекләндерү буенча эш алып барылды. Эш Бигәнәй мәдәният хезмәткәрләре белән башкарылды. Ишан хазрәт төрбәсен төзекләндерүдә ярдәм иткән, иганәче ООО "Саба" Сатыш бүлектчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р.ка рәхмәт белдерәбез.
"Сатыш" командасы 2025 елгы сезонда ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында 3 урынны яулады. Командага рәхмәт белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да куркынычрак.
Бүген Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә "Вектор" ҖЧҖ проект оешмасы вәкилләре, "Таш" СФ ҖЧҖ подрядчысы вәкилләре катнашында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә төзелә торган яшьләр үзәге объекты буенча эчке эшләр килешүе буенча эшлекле киңәшмә узды.