Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

26нчы июнь көнне Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы  җитәкчелегендә «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы алып барды.

    Секция эшендә республиканың төрле районнарыннан килгән мәгариф идарәләре белгечләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, туган телдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, КФУ, Фәннәр академиясе, педагогик көллиятләр вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

    Килгән кунаклар башта районыбызның мәгариф оешмаларында булып, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының  эшчәнлеге белән танышты. Аннары дүрт мәйданчыкта оештырылган  фикер алышуларда катнашты: мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, туган телдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре һәм Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре.

     Пленар өлеш Лесхоз бистәсе мәдәният йортында узды.

     Соңыннан съезд кунаклары  Саба муниципаль районы мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән мәдәни чарада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International