Хезмәтләрен хөрмәтләп

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Узган  Сабантуй   бәйрәмнәрендә “Игенче” ҖЧҖнең   төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң алдынгы  хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

  7 нче  июнь көнне    район  Сабантуенда “Игенче” ҖЧҖе  җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улына агросәнәгать комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өченТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  Рәхмәте белдерелде.

2024 нче ел нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында  өченче урын яулаганы өчен ,“ Игенче” ҖЧҖе  җитәкчесе  А. З. Зарипов   III нче дәрәҗәдәге диплом ,

“Сабантуйга бирнә җыю” бәйгесендә беренче урын яулаганы өчен ТР Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның I нче дәрәҗәдәге дипломына лаек булды.

    8 нчы июнь көнне   авыл Сабантуенда –хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү булды.Алдынгылар  мәйданга чакырылып , авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен аларга  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Мактау грамотасы  һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мактау грамотасы белән :

       -механизатор Галиев Илхам Галиәхмәт улы

Рәхмәт хатлары   белән:

  • сыер савучы: Идиятова Гөлсинә Раил кызы,
  • машина йөртүчеләр: Әхәтов Рашат Гәбделбәр улы , Галимов Азат Тимербай  улы, Николаев Руслан Николай улы,
  • механизатор Сәгыйтов Айнур Миннебай улы ,
  • терлекче   Мәхмүтов Рифнур Ренат  улы  бүләкләнделәр.

Хезмәт алдынгыларын чын күңелебездән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International