ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә 2025 нче елның 3 нче сентябрендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Беслан: өзелгән дәрес" исемле хәтер сәгате үткәрделә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Олы Арташ авылының үзәк урамында юл-ремонт эшләре дәвам итә. Юл төзелешен Балтачның "МДСУ – 1" ҖЧҖ башкара. Бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 7 сентябрьдә 08 сәгатькә кадәр. 2025 елның 8 сентябре

8 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


6
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Китапханәдә бүген аеруча шау- шулы һәм күңелле булды.Кунакка малайлар һәм кызлар килде.Китарханәче алар өчен төрле ил балалары арасындагы дуслыкка һәм үзара аңлашуга багышланган кызыклы программа әзерләде.Китапханәче балаларны В.Осеева,Е.Пермяк һәм башка авторларның дуслык турында язган искиткеч китаплары белән таныштырды.Чараның икенче өлшендә балалар игелекле һәм гыйбрәтле "Кубик һәм Тобик" мультфильмын карадылар.Ул тагын бер кат дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
сентябрь, 2025 ел
җомга

5 сентябрьдә татар язучысы һәм тәрҗемәчесе Фирая Зиатдиновага 80 яшь тула. 5 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе «Татар прозасы дөньясында»дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче язучының биографиясе турында сөйләде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аның һәр шигыре үзенең моңлылыгы белән үзенә җәлеп итә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

05 сентябрь көнне Эзмә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Саба муниципаль районының Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда  «Татарстан - минем туган ягым» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

1 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел  беренче сыйныфка 7 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

             Бүген Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында» Татарстан радиосы «төбәк дәүләт радиостанциясе журналисты Нуруллин Рәзин Ахун улы Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International