Саба муниципаль районының Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Татарстан - минем туган ягым» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар. Татарстанның символларын зур шатлык һәм кызыксыну белән үзләре буядылар.
Чара җылы атмосферада узды һәм укучыларның Республикабызның бай мәдәни мирасын өйрәнү белән кызыксынуын арттыруга ярдәм итте.