Түбән Шытсу авылында мәктәп һәм адмистратив бина каршысына асфаль юл салу эше бара. Ремонт 250м. озынлыктагы юлда башкарылачак. Эшне ООО "МДСУ-1" оешмасы башкара.
“Сабалета” командасы “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН Лигасының финалына чыкты.
2025 елның сентябреннән октябренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Ярату. Төзе. Рухландыру» 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен проект сессияләрен үткәрә.
«Конструктив» — 2025 Идел буе форумы яшь лидерлар, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре өчен мөһим вакыйга булачак, алар бүген регионнарның имин һәм тотрыклы киләчәген булдыру өстендә эшлиләр. Чара 25-29 сентябрьдә Казанда узачак һәм анда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән катнашучылар җыелачак.
Алан-Елга авылы зиратына юл салу эше ахырына якынлашты. Бу эшнең төп оештыручы-башкаручысы ҖЧ “Игенче” җәмгыяте. Авыл җирлеге һәм авыл халкы исеменнән изге эшләре өчен “Игенче“ җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Ләйсән Азат кызы «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен» Премьер-министр А.В. Песошинның Рәхмәтенә лаек булды. Ләйсән Азат кызын бүләк алуы белән котлыйбыз һәм алга таба да халыкка хезмәт итүдә уңышлар телибез!
5 сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., җирлек башлыгы Хәйртдинов Р. Р., оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җирлек башлыгы халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары халыкка җирлек халкына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде.
Игелек һәрвакыт кешелеккә яшәү көче һәм энергиясе алып килгән. Бу сыйфат безнең дөньяда зур роль уйный, чөнки игелекле гамәлләр кылганда без шатлык белән тулабыз һәм башка кешеләрне шатлык белән тутырабыз — бәхетлерәк булабыз. Күпләр яхшылык-көч чагылышы дип саный, ә кайберәүләр моны — йомшаклык дип уйлый. Китапханәгә килүчеләргә Игелекнең нәрсә икәнен, нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин булуын, аны нинди гамәлләр бизәве турында сөйләнде. Бу тема буенча әңгәмә һәм әдәби уку үткәрелде.
"Буыннар старты" республика конкурсының муниципаль этабында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Эльмира Валеева һәм Рузалия Дәүләтшина дә гаиләләре белән катнашты. Гаилә командасы составында әби - бабайларның да катнашуы бәйгегә яңа төсмер бирде.
Бәйге 5 станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Янгын куркынычсызлыгы».
Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 2нче, Ганиевлар гаиләсе 3 урынга лаек булдылар.