“Сабалета” командасы “Әйдә ШаяРТ” Татар КВН Лигасының финалына чыкты.
7 сентябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналы узды. Биредә 8 команда көч сынашты. Сабаның «Сабалета» командасы көчле чыгышы белән финалга үтте.
«Сабалета» командасын уңышлары белән котлыйбыз!
Без сезнең белән горурланабыз һәм киләчәктә дә финалда уңышлар телибез.
Алга, Сабалета! Сезнең энергриягыз һәм тырышлыгыгыз, сезгә җинү китерсен.
14 декабрь көнне, «Сабалета» командасын көчле финал көтәчәк.
Барыгызны да финалда «Сабалета» командасы өчен җанатырга көтеп калабыз!