"Беслан: өзелгән дәрес" исемле хәтер сәгате

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә 2025 нче елның 3 нче сентябрендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Беслан: өзелгән дәрес" исемле хәтер сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм террорчылык актлары кылырга теләк тудыручы сәбәпләр ачыкланды. Шулай ук 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә кылынган террорчылык актын искә төшерелде. Ике тәүлектән артык террорчылар миналанган бинада 1100 дән артык тоткынны (күбесенчә балаларны, аларның ата-аналарын һәм мәктәп хезмәткәрләрен) бик авыр шартларда тоталар, кешеләргә хәтта гадәти табигый ихтыяҗларны канәгатьләндерергә дә мөмкинлек бирелми.

Гәрчә террористлар кулында булган кешеләрнең күбесе штурм барышында азат ителсә дә, теракт нәтиҗәсендә 314 кеше һәлак була, шуларның 186сы балалар. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 334 кеше һәлак була һәм ким дигәндә 783 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алла.

Чарада катнашучыларга оештыручылар теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка алынган очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Чара азагында барлык катнашучыларга теракт куркынычы янаганда гамәлләр турында мәгълүмат, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең  телефон номерлары, хуҗасыз шикле предметлар табылганда нишләргә һәм бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр таратылды.

Чара ахырында балалар белән бергә стена газетасы эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International