2025 елның 9 октябрендә Саба балалар сэнгать мәктәбе укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З., концертмейстер Маликова Ч. Ф. хореография булегенен 3 класс укучылары белән «Ритмопластик комплекслар ярдәмендә когнитив сәләтләрне үстерү»темасына хореография буенча ачык дәрес үткәрделәр. Дәреснең темасы физик үсешне интеллектуаль үсеш белән тоташтыра, бу башлангыч сыйныф укучылары өчен аеруча мөһим.
Сәламләүдән соң мускулларны җылыту, ритмны кабул итү, игътибарны активлаштыру өчен «дулкынга көйләү», «ритмик кайтаваз», «минем кебек эшлә, һәм киресенчә», «аркылы маршлар» күнегүләреннән торган разминка үткәрелде.
Дәреснең төп өлеше ритмопластик комплексларны өйрәнү белән утте. Укытучы гади чәбәкәү һәм тыпырдаулардан торган бәйләмнәрне аңлатты һәм күрсәтте. Балалар бәйләвечләрне берничә тапкыр санга, аннары музыкага кабатладылар, шул ук вакытта ритмны үзгәртеп тэ эшлэделэр.
Педагог тәкъдим иткән бию бәйләнешләрен үзләштерү укучыларда хәтерне, эзлеклелекне һәм пространствода ориентацияне үстерүгә ярдәм итә.
Аннары балаларга «геометрик бию» уены тәкъдим ителде, анда алар пространствода геометрик фигураларны «биергә» тиеш иде.
Шулай ук балалар өчен «Зеркальное отражение в паре» иҗади биреме дә мавыктыргыч булды.
Дәрес релаксация һәм рефлексия белән тәмамланды. Тыныч музыка астында балалар ял итү күнегүләре ясадылар. Йомгак ясап, педагог башкарылган күнегүләрнең хәтерне, игътибарны һәм фикерләүне ничек үстерүе турында кыскача сөйләде, балаларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Бөтен дәрес игътибарны туплауга, координациягә, күрү хәтеренә, логик фикерләүгә, пространстволы фикерләүгә, креатив фикерләүгә, реакция тизлегенә, командада эшләүгә, үз-үзеңне анализлауга, алынган тәҗрибәне аңлауга когнитив басым ясап үтте.
Олы Арташ авылы юлларын ремонтлау эшләре тәмамлану стадиясендә.Автомобиль юлларында ремонт эшләре алып бара АО "ТАТАВТОДОР"."ТАТАВТОДОР" хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
10 октябрь-бөтен дөнья буенча табиб-Психиатрлар мөһим сорау күтәрә торган көн: психик сәламәтлек кеше сәламәтлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Көнкүреш мифларына карамастан, аның турында кайгырту-үзең һәм якыннарың алдында аңлы һәм җаваплы булу билгесе.
8 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән картина ясадылар. Максаты: кулларның вак моторикасын һәм күз күремен яхшырту, хыял һәм фантазияне үстерү.
Интернет челтәрендә кибер куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, ата-аналар һәм педагогик җәмәгатьчелекнең Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгы проблемасына игътибарын тәэмин итүгә юнәлдерелгән бердәм куркынычсызлык дәресен үткәрү кысаларында урта төркемдәге балалар белән "Балаларның цифрлы бәйлелеге" темасына дәрес үткәрелде. Балалар белән күп вакыт телефонда утырсалар, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда балалар смартфонны чамасыз куллану баланың күрү сәләте начараюга китерәчәк. Бала ата-аналары белән аралашудан туктый. Шулай ук Смартфон кешеләр белән уңышлы аралашу өчен кирәкле социаль күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирми. Бу укуда кыенлыклар тудыра дигән нәтиҗәгә килделәр.
Балаларның табигать фәннәре һәм әйләнә-тирә дөнья өлкәсендәге танып белү сәләтләрен үстерү өчен Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында «Фән сәгате» кысаларында дәресләр үткәрелә. Чираттагы дәрескә Югары Симет урта мәктәбенең 6 класс укучысы Муллаянова Алсуны чакырдылар. Ул фәнни күзаллаулар формалаштырып һәм тәрбияләнүчеләрнең табигый кызыксынуын хуплап, табигый химик элементларны кулланып, төрле химик экспериментлар үткәрде.
7 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты -өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерү, алар өчен кайгыртучанлык һәм игътибар атмосферасы тудыру. Чараның программасына концерт номерлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм өлкән яшьтәге волонтерларга рәхмәт хатлары тапшыру кертелгән иде.Без барлык катнашучыларга һәм кунакларга бу искиткеч көнне безнең белән бүлешкәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар безнең авылда күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез.
Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 95 яшь тулды. Ул 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә. 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә. 1955 елда елда укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә.
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 3 октябрьдагы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "оченче спорт разряды"бирелде: - Галимуллин Данияр -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Мухаметова Сафия- дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); "икенче спорт разряды": -Батталова Аделина -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы). Данияр, Сафия, Аделинаны котлыйбыз, спорт осталыгының алга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез!Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!