Фнтр (Россия Өстәл теннисы федерациясе) эгидасы астында 2025 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы «СМЭШ» өстәл теннисы үзәгендә беренче төбәк турниры узды.
23.12.2025елда Шәмәрдән филиалында укытучы Р.К. Фәттахова тарафыннан «Музыкальный новогодний калейдоскоп» концерты белән ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта беренче яртыеллык нәтиҗәләре, дәресләр режимы һәм өй эшләрен оештыру турында фикер алыштылар. Аннан соң укучылар төрле жанр әсәрләрен башкарып, үзләренең осталыкларын һәм иҗади казанышларын күрсәттеләр. Концерт күңелле, шатлыклы булды һәм яшь музыкантларга да, тыңлаучыларга да бик рәхәт булды.
Яңа ел - ул теләкләрне, өметләрне һәм якты тәэсирләрне тормышка ашыру вакыты! 23 декабрь көнне “Ак калфак” апалары да Иләбәр авыл клубында, китапханә хезмәткәре белән берлектә “Яңа еллар бәхет китерсен!" дигән бәөрәм чарасын үткәрде.
22-28 декабрь көннәрендә сәламәт туклануны популярлаштыру атналыгы үз рационың һәм туклану гадәтләрең турында уйлану өчен менә дигән сәбәп булып тора. Сәламәт туклану организмның үзен яхшы хис итүен, энергиясен һәм гомуми сәламәтлеген саклауда төп роль уйный.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Хореография бүлегенең отчёт концерты «Яңа ел хисләре»
Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлашкач, безнен приют ишегалды могҗизалар һәм шатлык атмосферасы белән тулган бәйрәм киңлегенә әверелде. Без территорияне якты гирляндалар һәм уникаль декоратив элементлар белән бизәдек. Приют ишегалдының төп бизәге булып әкият геройлары тора. Алар яраткан әкият һәм мультфильм герпойлары җанланып әйләнә-тирәдә бәйрәм кәефен дә тудыра.
Мондый бизәлеш балаларга якынлашып килүче бәйрәм сихерен тоярга, могңизалар дөньясына чумарга һәм көндәлек мәшәкатьләрне онытырга ярдәм итә.