ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2025 ел
җомга

12 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә «Әдәби алан» проекты кысаларында «Ипи тәме» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Очрашуда катнашучылар күренекле татар язучысы Габдрахман Әбсәләмовның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Аның «Без кырык беренче ел балалары» повестена аерым игътибар бирелде.
Балалар   сугыш чорында икмәкнең кыйммәте турында  күңелгә үтеп керерлек итеп тасвирланган өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.  Бу юллар яшь укучыларга ул елларның авырлыгын һәм ата-бабаларының батырлыгын яңача аңларга ярдәм итте.
Әдәби сәгать иҗади эш белән тәмамланды: балалар проект соравына җаваплар яздылар һәм теләге булганнар «Блокададагы Ленинград икмәге» темасына рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

13 ноябрь – Яхшылык көне!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының  матур табигатьле, урман эчендә  урнашкан  Лесхоз бистәсенә сәяхәткә  чыктылар.

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

  Саба гимназисендә профилактик очрашу үткәрелде . Укучыларның мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотуның актуаль темасы, мошенниклык, РТ №71 нче номерлы законы белән тагын бер кат танышу мөмкинлеге булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәре 8 ноябрь көнне Курсабаш мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында гражданнар җыены узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Саба-Арена" спорт мәктәбендә 10нчы ноябрьдә 2013 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында милли бердәмлек көненә багышланган фехтовкалау буенча ярышлар узды.

1 нче урынны Тимергалиев Илдан алды
2 урын Шәрифуллин Вилдан
3 урынны Вәлиәхмәтов Риназ һәм Мухарлямов Ислам бүлеште

1 урын Хәйбриева Назилә
2 урын Дәүләтшина Дина
3 урынны Зиганшин Зилә һәм Әхмитшина Камилә бүлештеләр.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, киләсе ярышларда уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

8 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына  һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча  ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте.

Тимершык авыл җирлегенән ике команда тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында "Көрәш"бәйгесендә катнашты. 13 команда арасында гомумкоманда ярышларында 1 урынны яулады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International