4 гыйнвар көнендә, буран булуга карамастан үзәк чыршы янында бәйрәм гөрләде. Саба китапханәсе хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Өч сәгать буена саф һавада төрле уеннар, җыр биюләр белән аралашып барды. Алдан игълан ителгән "Иң матур бизәлгән бияләй" һәм "Иң матур бизәлгән итек" бәйгеләренең җиңүчеләре дә үз бүләкләрен алды. "Алмаз мебель" оешмасы алып килгән бүләкләр дә уенда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Китапханәбезнең Кыш бабае бәйрәм кунакларының тапкырлыгын, Кар кызы җитезлеген сынады. Бәйрәм күңелле узды.