Балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар Яңа ел тамашасын спонсор ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р.,  оештыручыларга һәм катнашучыларга, шатлыклары һәм кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International