"Маҗаралы Яңа ел"

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне балалар көтәләр һәм аңа шатланалар! Балалар өчен яңа ел бәйрәме  Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашып алардан тылсым көтү белән бәйле. 4 январь көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Мингәр авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Көек авыл мәдәният йорты, Сабай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Маҗаралы Яңа Ел "исемле балалар бәйрәме үткәрделәр. Балалар бәйрәм рухына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм кызыклы сәхнәләштерелгән әкият карадылар
Тимершык авыл китапханәсе 2025 елда балалар арасында иң актив укучыларны сайлап алды .Китапханәче  балаларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бик күп теләкләр яңгырады, алар арасында китапханәгә ешрак йөрү, күбрәк уку һәм сәламәт булу теләкләре дә бар иде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә лотерея  оештырылды.Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International