ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елда "ТР Урман хуҗалыгы елын" бәйрәм итү кысаларында "Урманны саклыйк" республика табигатьне саклау акциясе уздырыла. Акциядә "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар катнашты. Без ул көнне төрле-төрле  агачлар утырттык.

Тэги: ОСЗ Тургай

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең приютта шулай ук педагоглар, тәрбиячеләр эшли.Уйлап карасаң, приютта эшләүче һәр кеше тәрбияләнүчеләребезне тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле. Бәйрәм хөрмәтенә  бу истәлекле датага багышланган бәйрәм үткәрдек. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, остазларын һәм приюттагы барлык хезмәткәрләрне котладылар. Бәйрәм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

 

   6 октябрьдә безнең приютта өлкәннәр көненә багышланган   бәйрәм чарасы узды. Тантаналы өлештән  соң  килгэн кунакларга приютта экскурсия үткәрелде, планнар һәм проектлар белән уртаклаштык. Бәйрәм бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

6
октябрь, 2023 ел
җомга

2 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашты. «Декоратив-кулланма иҗаты» номинациясендә 3 урынны Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Александр Абрамов алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көн хөрмәткә лаеклы, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Мөгаен, шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына бер атна, хәтта озаграк та үткәрелә.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

      Бу бәйрәмне олкэннэр котеп ала. Бәйрәм хөрмәтенә безнең приютта  бәйрәм концерты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, кадерле кунакларыбызны котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Концерттан соң без бәйрәм өстәле  эзерлэдек. Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 04.10.2023 көнне  Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нырты мәдәният йорты һәм Арташ авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

   Өлкәннәр көне уңаеннан Ленин мәдәният йортында  бәйрәм чарасы узды.Безнең приют әлеге проектта актив катнашты һәм кунакларга берничә мастер-класс тәкъдим итте: фитоплетень, макраме техникасы буенча үрү, тартмалар ясау һәм аларга милли үрнәкләр салу.Укытучыларыбыз кадерле өлкәннәребезне осталыкка  өйрәтте,ә алар, үз чиратында, бик теләп кул эшләре ясадылар.Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International