«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесе #Щедрыйвторник акциясендә катнашты

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

2023 елның 28 ноябрендә, #Щедрыйвторник хәйрия акциясе кысаларында, безнең балалар интернат-йортында спорт тренажерлары һәм спорт мәйданчыгын кардан чистарту буенча эшләр башкарылды. Акциядә «Яшь йөрәкләр» балалар интернат-йортының волонтерлар отряды һәм волонтерлык эшенә җәлеп ителгән тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге ирекле отрядка керүче һәрбер кешенең йөрәгендә, без бергә яшибез, димәк, уртак иминлек өчен җаваплылыкны бүлешәбез, бер-беребезгә ярдәм итәбез һәм глобаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез дигән фикер ята. Волонтерлык акцияләрендә катнашып, тәрбияләнүчеләр тирә-юньдәге дөньяга игътибарлы булырга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International