Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре Курган шәһәрендә узган интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Рәсәй Кубогында катнаштылар

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

21-26 ноябрь көннәрендә Курган өлкәсенең Курган шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Рәсәй Кубогына ярышлар узды. Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Вәлиев Камил, Щава Ксения һәм Кадыйрова Полина, тренер Екатерина Сергеевна җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы намусын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Кадыйрова Полина, хатын-кызлар арасында парлы разрядта 3 урынны яулады һәм III дәрәҗә диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Укучыларыбызны, шулай ук тренерыбыз Екатерина Сергеевнаны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Бүген интернат-йорт директоры Марсель Магфурович Хузин безнең спортчыларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады һәм дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Афәрин, без Сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International