Приютта «Әниләр көне» бәйрәменә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмнәр бик күп. Һәм иң мөһиме-Әниләр Көне, чөнки нәкъ менә әни – безгә мәхәббәт, игелек һәм наз бүләк итүче иң якын кеше. 26 ноябрьдә "Тургай" приютында "Әни сүзе ничек матур" конкурс-уен программасы уздырылды. Башта тәрбияче балаларны илебездә Әниләр көнен бәйрәм итү тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Кече төркем балалары әниләре турында шигырьләр сөйләделәр.
Конкурста катнашучыларның барысы да үз эшләренә бөтен ихласлыкны, мәхәббәтне һәм назны салдылар! Чаралар бик күңелле үтте.