Әниләр көне булмаган бер генә ил дә юктыр ул. Россиядә Әниләр көне 1998 елның 30 гыйнварыннан билгеләп үтелә башлый, ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Бу матур бәйрәм алдыннан Югары Утар балалар интернат-йортында "Әни йөрәген мәхәббәт белән җылытырмын" дип исемләнгән әдәби чара узды. Балалар бу көнне бәйрәм итү традицияләре, бу бәйрәм Рәсәйгә ничек килеп керүе һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүе белән таныштылар. Чарада матур шигырьләр яңгырады. Тәрбияләнүчеләр, үз куллары белән, бар назларын биреп, кул эшләре, открыткалар ясадылар. Әниләргә күпме яхшы, җылы сүзләр генә әйтелсә дә, алар беркайчан да аз булмаячак. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек һәм наз бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.