ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды. Бюджет систмасында эшләүчеләргә һәм спонсор "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р. Шаймардановка рәхмәт белдерәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге ОКС

"Югары Отар балалар интернат-йортында" бина тирәли отмоска урнаштыру буенча эшләр бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Арендалау өчен йорт төзелеше эше дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Тукай, Мәктәп, З.Йосыпов урамнарында чокырлар ремонтлана. "МДСУ - 1"ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларында ремонт эшләре булып узды .

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Курсабаш  авыл җирлегендәге балалар мәйданчыгында ремонт эшләре башкарылып, коймалар һәм уен снарядлары буялды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

Курсабаш  авыл җирлегендәге һәйкәлдә ремонт эшләре башкарылып, коймалары буялды

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

18
апрель, 2025 ел
җомга

Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Бүгенге көндә биш йортта нигез салу эшләре башланды. 2025 елда районда әлеге программа буенча белгечләр өчен 59 йорт төзү планлаштырыла.

Тэги: ОКС

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә бүлмәләр бүленә, юыну бүлмәләрнең идәннәренә плитка ябыштырыла, шулай ук әзер бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарыла. Торак йорт верандасының түбәсе ябылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International