ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Biblio party» кичәсенә «Дуслык» темасы китапханәгә йөрүче яшьләр инициативасы буенча сайланган иде . Катнашучылар дуслык һәм тугърылык, мәхәббәт кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Уеннарда һәм биремнәдә актив катнаштылар. Күңелле шартларда без бер- беребезне аңларга тырыштык. Чарада катнашучылар комплиментлар ясый белүдә ярыштылар һәм үз карашларын дәлилләп күрсәтеләр. Яшьләр дуслыкның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр, иң мөһиме,әхлакый кыйммәт буларак дуслык, туърылык һәм мәхәббәт төшенчәләре турында күзаллауларны киңәйттеләр.

  Очрашуда яшьләр арасында уңай атмосфера булдыруга юнәлтелгән уеннар да кертелгән иде.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге

9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   Шәмәрдән балалар китапханәсе балалар өчен «Мир без насилия» дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үткәрде. Дәреснең максаты-башкалар турында кайгыртырга, үз иптәшләренә ярдәм итәргә, аларның фикерен хөрмәт итәргә; балаларны игелек һәм гаделлек кануннары буенча яшәргә, үз мәнфәгатьләрен тормышка ашырганда  иптәшләренең мәнфәгатьләрен истә тотарга өйрәтү иде. Чара барышында балалар төрле вәзгыятләрдән чыгу, низагларны булдырмый калу юлларын эзләделәр, Дәрес азагында “Дуслык күбәләге” дип аталучы мастер-класс күрсәтелде.

   Тимершык авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Авылымның тарихын бел " дип исемләнгән танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Чара башында балалар авыл турында риваятьне кызыксынып тыңладылар, ә соңыннан китапханәче авыл исеменең килеп чыгышы турында сөйләде. Соңыннан балалар авыл тарихы буенча үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Балаларга быел республика бәйрәм итә торган юбилей датасының нәрсә икәнлеген сөйләделәр, ТАССРның 100 еллыгы логотибын күрсәттеләр. Кеше туган илгә, туган һәм яши торган төбәккә мәхәббәтсез шәхес буларак тора алмый. Әмма туган ягыңны яратырга аз, аның тарихын һәм гадәтләрен белергә кирәк. Үз авылыңа, районга карата хөрмәт, мәхәббәтне дә балачактан ук өйрәтергә кирәк.

   Яңа Мичән авыл китапханәсе, язучы Җәвад Тәрҗемановның 100 еллыгы уңаеннан “Балалар дусты” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы иҗаты турында сөйләде. Шигырьләре кычкырып укылды.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми... Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан сабалыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди хисләр уята...

Чыннын да, 8 июль көнне илебез гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Гаилә мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булып тора. Саба район үзәк китапхәнәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, бәйрәм көнне китап укучыларга һәм сабалыларга “Гаилә илһам чыганагы” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм фотозона фонында видеоролик, карточкаларга төшерү оештырды.

Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга хөрмәт күрсәтү, игътибар бирү, үзеңне чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге

15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 30 маенда "В книжной памяти мгновения войны" яшь иллюстраторларның республика конкурсын оештыру комитеты утырышы булды, анда конкурсантларның иң яхшы эшләре билгеләнде. Конкурс гражданлык һәм әхлакый ориентирларны формалаштыру, яшьләрнең патриотик аңын Ватаныбызның героик тарихы үрнәгендә формалаштыру максатыннан үткәрелде. Конкурста 15-30 яшьләрдәге яшьләр катнашты.Конкурска Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 15 эш җибәрде. Шәмәрдән балалар китапханәсеннән Миннебаев Даниф диплом, калган катнашучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Республика яшүсмерләр китапханәсе яшь иллюстраторлар республика конкурсында яшьләрнең катнашуын оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

9
июнь, 2020 ел
сишәмбе


 9 июнь көнне район балалар китапханәсе район китапханәсе белән берлектә Халыкара дуслар көне уңаеннан, китап күргәзмәләре янында балаларны һәм яшьләрне якташ язучыларыбызның дуслык турында язган шигырьләре, җырлары белән таныштырдылар. Шулай ук "Шигырьне тәмамла", "Мәкальләрне дәвам ит" уеннары уйнатылды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
Луара Шакирҗанова, Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова (Зөһрә Шакирҗан, 1950 елның 9 июне,
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле Киме) — театр актрисасы, Камал театры музее мөдире,
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2009), ТР халык
артисты (2010).
1950 елда Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән
биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр
училищесын , аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын
Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска
гына вакыт К. Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г.
Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына,
әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып
баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын
пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.
Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финләндия, Швеция,
Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз
өлешен кертте.
Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

6
июнь, 2020 ел
шимбә

Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә, рус теле көне билгеләп үтелә. 1 июньнән 6 июньгә кадәр китапханә «Пушкин юлы» дип исемләнгән видео-шигырьләр сөйләве оештырды. Китапханә укучылары А.С. Пушкинның үзләренә ошаган шигырьләрен укып видеога төштеләр. Барлык видео-шигырьләр дә китапханә битләрендә Instagram да урнаштырылып барылды. Үзәк район китапханәсе китапханәчеләре «А.С. Пушкин шигырьләре минем башкаруымда» дип исемләнгән челлендж оештырдылар. Әлеге видеороликны сез Instagram да sababiblioteka сылтамасы буенча карый аласыз. Шулай ук китапханәләрдә «Россиядә Пушкин көне» дигән китап күргәзмәләре оештырылды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке
Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстан АССРның Әлки районы)
Мәүләшә (Иске Камка) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә
чакта аның әтисе, бераздан өнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала. 1921 елда
ул Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә балалар колониясенә эләгә.
Шунда җидееллык белем ала, ФЗӨдә укый, беренче әдәби әсәрләрен
бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы
редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби
мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
1935 елда Н. Дөүли Казанга килеп матбугат органнарында эшли, әдәби иҗат
эше белән шөгыльләнә. 1939 елда ул СССР Язучылар союзына член итеп
алына. Н. Дөүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка
китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр
сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә,
1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла.
1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет
Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул
Казанда художник-бизәүче булып эшли.
Нәби Дәүли күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр,
балладалар, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек
күләмле поэмалар, проза әсәрләре, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә
нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм
«Җимерелгән бастион» (1965) романын иҗат итеп татар әдәбияты тарихында
күренекле урын алган әдип.
Н. Дөүли 1989 елның 18 маенда вафат булды.
Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

19
май, 2020 ел
сишәмбе

Тарих­тан би­лге­ле бул­ган­ча, 1922 ел­ның 19 ма­ен­да ком­со­мол­ның Бө­тен­рос­сия кон­фе­рен­ци­я­се пи­о­нер от­ряд­ла­ры тө­зү ту­рын­да ка­рар ка­бул итә һәм ул СССР­да пи­о­не­рия ту­ган көне итеп бил­ге­ләп үте­лә баш­лый, аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Ләкин СССР тар­кал­ган­нан соң пи­о­не­рия ту­ган көне рәсми бәй­рәм бу­лу­дан тук­тый. Пионер - "беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар - киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә горурланып, сагынып искә алалардыр.
Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү. Бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.
Шушы көн уңаеннан район балалар китапханәсе "Пионерия иле" дип исемләнгән видеоролик эшләде. Әлеге видеоролик белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә танышырга мөмкин.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Күренекле татар язучысы Мәгъсум Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Мәгъсум Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар. Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе иде. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Фатих Хөсни исемендәге премия бирелде. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, якташ язучыбыз Мәгъсум Хуҗинның 90 еллык юбилее уңаеннан, 15-22 май көннәрендә “Тенекинең талантлы улы” акциясе игълан итте. Сезне #отделкультурысабинскогорайона, #сабакитапханәсе, #ТАССР100,  #Саба90 хештеглары белән Мәгъсум Хуҗинның үзегезгә охшаган әсәрләреннән өзекләр урнаштырырга һәм истәлекләр белән уртаклашырга чакырабыз.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International