“Гаилә илһам чыганагы” акциясе

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

​Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми... Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан сабалыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди хисләр уята...

Чыннын да, 8 июль көнне илебез гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Гаилә мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булып тора. Саба район үзәк китапхәнәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, бәйрәм көнне китап укучыларга һәм сабалыларга “Гаилә илһам чыганагы” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм фотозона фонында видеоролик, карточкаларга төшерү оештырды.

Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга хөрмәт күрсәтү, игътибар бирү, үзеңне чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International