«Biblio party» кичәсенә «Дуслык» темасы китапханәгә йөрүче яшьләр инициативасы буенча сайланган иде . Катнашучылар дуслык һәм тугърылык, мәхәббәт кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Уеннарда һәм биремнәдә актив катнаштылар. Күңелле шартларда без бер- беребезне аңларга тырыштык. Чарада катнашучылар комплиментлар ясый белүдә ярыштылар һәм үз карашларын дәлилләп күрсәтеләр. Яшьләр дуслыкның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр, иң мөһиме,әхлакый кыйммәт буларак дуслык, туърылык һәм мәхәббәт төшенчәләре турында күзаллауларны киңәйттеләр.
Очрашуда яшьләр арасында уңай атмосфера булдыруга юнәлтелгән уеннар да кертелгән иде.
Шәмәрдән балалар китапханәсе балалар өчен «Мир без насилия» дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үткәрде. Дәреснең максаты-башкалар турында кайгыртырга, үз иптәшләренә ярдәм итәргә, аларның фикерен хөрмәт итәргә; балаларны игелек һәм гаделлек кануннары буенча яшәргә, үз мәнфәгатьләрен тормышка ашырганда иптәшләренең мәнфәгатьләрен истә тотарга өйрәтү иде. Чара барышында балалар төрле вәзгыятләрдән чыгу, низагларны булдырмый калу юлларын эзләделәр, Дәрес азагында “Дуслык күбәләге” дип аталучы мастер-класс күрсәтелде.
Тимершык авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Авылымның тарихын бел " дип исемләнгән танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Чара башында балалар авыл турында риваятьне кызыксынып тыңладылар, ә соңыннан китапханәче авыл исеменең килеп чыгышы турында сөйләде. Соңыннан балалар авыл тарихы буенча үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Балаларга быел республика бәйрәм итә торган юбилей датасының нәрсә икәнлеген сөйләделәр, ТАССРның 100 еллыгы логотибын күрсәттеләр. Кеше туган илгә, туган һәм яши торган төбәккә мәхәббәтсез шәхес буларак тора алмый. Әмма туган ягыңны яратырга аз, аның тарихын һәм гадәтләрен белергә кирәк. Үз авылыңа, районга карата хөрмәт, мәхәббәтне дә балачактан ук өйрәтергә кирәк.
Яңа Мичән авыл китапханәсе, язучы Җәвад Тәрҗемановның 100 еллыгы уңаеннан “Балалар дусты” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы иҗаты турында сөйләде. Шигырьләре кычкырып укылды.
Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми... Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан сабалыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди хисләр уята...
Чыннын да, 8 июль көнне илебез гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Гаилә мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булып тора. Саба район үзәк китапхәнәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, бәйрәм көнне китап укучыларга һәм сабалыларга “Гаилә илһам чыганагы” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм фотозона фонында видеоролик, карточкаларга төшерү оештырды.
Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга хөрмәт күрсәтү, игътибар бирү, үзеңне чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
22 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар белән, сугышта катнашучыларның батырлыкларын искә алып, “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар. Кайгы һәм хәтер көненә багышланган чараларда, һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискка чәчәкләр салдылар. Мингәр авыл китапханәсе «Мы правнуки твои, Победа» исемле региональ акцияга кушылды. Яшь буында тарихи хәтерне саклау максатыннан партизан хәрәкәте, яшь геройлар : партизан Лёня Голиков, Брест крепосте сакчысы Волод Казьмин турында хикәяләр уку оештырылды. Яшь китап укучылар ул дәһшәтле еллар һәм Ватаныбызның яшь сакчылары тормышы турында бик күп яңалыклар белделәр. Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер юллары-дүрт ел" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Хәрби тематикага караган китаплардан »Күңелнең мәңгелек хәтере» дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара башында китапханәче сугышның ничек башлануы, 1941 елның 22 июнь иртәсендә сугыш игълан итмичә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итүе, хәрби һәм стратегик объектлар һәм күп кенә шәһәрләр буенча бәрелешләр, 1418 көн һәм төннәре, сугышлар һәм җиңүләр, 27 миллион һәлак булган ватандашлар турында сөйләде. Совет кешеләренең патриотизмы, аларның ватанга булган мәхәббәте сугышта нык торырга, барлык авырлыкларны җиңәргә һәм фашист гаскәрләрен тар-мар итәргә ярдәм итте.
ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан һәм "Ямьле Саба" проекты кысаларында, 19 июнь көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Шамил Бариев урамы буенча "Сагына авыл, сагына урам Сине" исеме астында туристик маршрут оештырдылар.
Сатыш мәдрәсә музее мәйданчыгында китапханәче белән берлектә "Чәчәкләр-табигать шигырьләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балалар кәгазьдән чәчәкләр ясадылар, яраткан чәчәкләре турында сөйләделәр. Шулай ук төрле илләрнең символы булган чәчәкләрнең исемнәрен белделәр. Бу шөгыль һәр катнашучының күңеленә хуш килде.
Олы Шыңар китапханәчесе балалар белән «Мәүлет» мәчетенә сәяхәт ясады. Балаларны мәчет белән таныштырып, Г.Афзалның «Көйли Иман» һәм Х.Г.Хашимнең «Исламда балалар тәрбиясе» китабын кулланып әңгәмә уздырды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр, ахырдан үзләре белгән догаларны укып күрсәттеләр.
Шекше авыл китапханәчесе, укучыларны китап укуга тарту максатыннан, «Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар!» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында катнашучылар яңа китаплар белән таныштылар, соңыннан үзләренең яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. Балалар өчен шулай ук «Яраткан персонажлар», «Әсәрләр һәм геройлар», «Әкиятне сөйлә» конкурслары да әзерләнгән иде. Чарада балалар бик теләп катнаштылар.
Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә " Без бергә рәсем ясыйбыз! урман хуҗалыгы музее хезмәткәрләре оештырган чарада катнашканнар. Чараның максаты: шәхеснең иҗади потенциалын ачу, эстетик зәвыкны үстерү, Урман хуҗалыгы бистәсендә агачка рәсем ясау һөнәренең барлыкка килү тарихы белән танышу.Башта балаларны безнең бистәдә бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге һөнәр Лесхоз бистәсенең агач эшкәртү заводының сувенир цехында яши һәм үсә. Аннары катнашучылар рәсем ясау тактасында рәсем ясадылар. Аннан соң иң кызыгы – үз иҗат җимешләрен бизи башладылар. Рәсем ясау файдалы шөгыль, вак моториканы үстерә, хәтерне яхшырта, игътибарлылык тәрбияли. Шулай ук рәсем ясау көн эчендә тупланган стрессны төшерергә ярдәм итә. Шуңа күрә рәсем ясау балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы шөгыль. Ә якты төсләр уңай эмоцияләр өстәргә булыша. Барлык катнашучылар да башкарылган эшләрдән канәгать калдылар. Мастер-класстан соң балалар һәм өлкәннәр үз иҗатларын өйләренә алып кайттылар.
Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә " Экология – иң мөһиме !» экологик сәгатъ үткәрде.Экологик сәгатънең төп максаты- табигатькә һәм бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләү. Чара барышында китап укучылар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кешенең әйләнә – тирәгә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген танышып уздылар . Укучылар игътибарына , шулай ук “Экология - иң мөһиме” китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм музей хезмәткәрләре балалар өчен «Без туган якның истәлекле урыннарын өйрәнәбез» дип исемләнгән дендрология бакчасына һәм оранжерейга экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчасы 2005 елның сентябреннән эшли башлады. Бу вакыт эчендә ул киңәйде һәм үсте. Бакчада төрле төстәге ирислар, виноград, балан агаче, төрле төрдәге туя, можжжевельниклар, груша, алма, таллар, майлылык һ.б. бар. Оранжерея 2018 елның язында ачылды. Оранжерея өч зонага бүленгән: тропик, субтропик һәм кактус. Оранжерееда балыклар һәм су үсемлекләр өчен бассейн бар. Балалар кактуслар, папайя, монстера, төрле фикуслар, виноград, банан агачы, гранат, каштан, лимон, ананас һәм башка үсемлекләрне күрә алдылар. Балалар бассейнда йөзүче үсемлекләр, балыклар белән сокланды. Өлкәннәргә дә, балаларга да дендрологик бакча һәм оранжерей буенча экскурсия бик ошады.
Курчак театры баланың шәхесен формалаштыруда зур роль уйный. Ул балаларга бик күп шатлык китерә. Курчак балалар кабул итүгә бик якын, чөнки бу уенчык белән алар кечкенәдән үк таныш, шуңа күрә аны якын дусты буларак кабул итә. Олы Шыңар китапханәчесе балалар белән «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән курчак театры оештырды. Нәни дусларыбыз татар халык әкиятләрен дә, рус халык әкиятләрен дә бик яраталар. Иң ошаганы «Өч дуңгыз баласы» һәм «Курочка Ряба» әкияте булды. Алар аны бик матур һәм күңелле итеп уйнап та күрсәтте.
11 июнь-татар язучысы (1930) Марзия Фәйзуллинаның тууына 90 ел.Шул уңайдан Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире, китап укучыларда автор әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, "Чебиләр зарядкасы"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында укучылар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен шигырь сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды."Әтәч "һәм" Чебиләр зарядкасы "әсәрләре укылды һәм шагыйрәнең әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырылды.
10 июнь көнне, Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә балалар китапханәсе «Туңдырманың туган көне» уңаеннан, күңелле бәйрәм оештырды . Китапханәче сөйләвеннән балалар туңдырма турында күп кенә кызыклы яңалыклар белән таныштылар : аның тарихы, файдасын, нинди туңдырма төрләре бар икәнлекләрен белделәр. Шулай ук,Саба район балалар китапханәсе район китапханәсе белән берлектә саф һавада балалар һәм яшүсмерләр өчен “Хокук һәм без” дигән темага әңгәмә һәм тест үткәрделәр. Башта балаларны балаларның хокуклары һәм бурычлары язылган хокукый документлар белән таныштырдылар. Аңлаешлы формада аларның хокуклары турында сөйләделәр. Әңгәмә яшь укучыларга үз илеңнең гражданины булу — бик мактаулы икәнен аңларга ярдәм итте. Әмма үз илеңнең гражданины булу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, үз Ватаныңны яратырга, законнарын һәм традицияләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм аның иминлеге өчен хезмәт итәргә кирәк. Шулай ук чарада катнашучылар белән “Синең нинди хокукларың һәм бурычларың “ дип исемләнгән тест үткәрелде, китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды. Чара үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Олы Шыңар китапханәчесе Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укучылар белән Олы Шыңар чишмәсенә э кскурсия ясады.Балалар белән бергәләп чишмәбезне чүп-чарлардан арындырдык, улакларны тазарттык, чәчәкләр утырттык. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнап, «Табышмаклар иленә сәяхәт» ясап вакытны файдалы һәм күңелле уздырдык.
Россия көне алдыннан Олы Нырты авыл китапханәсе балаларга «Ватаныбызның символлары» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче балалар белән дәүләт бәйрәме тарихы, дәүләт символикасы турында сөйләште, аннан соң Н. А.Андриановның « Мин Россия гражданины» исемле бер китабына күзәтү үткәрде, «Безнең Ватан - Россия» исемле викторина белән тематик сәгать дәвам иттеләр. Балалар бик актив җавап бирделәр: илнең иң төп шәһәре ничек атала, бу Россия флагы төсләрә нәрсә аңлата һ б, .Соңыннан төсле акбурлар белән балалар «Бәйрәм белән Россия» баш астында асфальта рәсем бәйгесендә катнаштылар. Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.