Җәйге уку залы “Экология – иң мөһиме!”

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Ә. Кәримуллин  исемендәге  Саба  район үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә " Экология – иң мөһиме !» экологик  сәгатъ үткәрде.Экологик  сәгатънең  төп максаты-  табигатькә һәм бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләү. Чара барышында китап укучылар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кешенең әйләнә – тирәгә  нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген танышып уздылар . Укучылар игътибарына , шулай  ук  “Экология  - иң мөһиме”  китаплар күргәзмәсе   тәкъдим  ителде.
Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм музей хезмәткәрләре балалар өчен «Без туган якның истәлекле урыннарын өйрәнәбез» дип исемләнгән дендрология бакчасына һәм оранжерейга экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчасы 2005 елның сентябреннән эшли башлады. Бу вакыт эчендә ул киңәйде һәм үсте. Бакчада төрле төстәге ирислар, виноград, балан агаче, төрле төрдәге туя, можжжевельниклар, груша, алма, таллар, майлылык һ.б. бар. Оранжерея 2018 елның язында ачылды. Оранжерея өч зонага бүленгән: тропик, субтропик һәм кактус. Оранжерееда балыклар һәм су үсемлекләр өчен бассейн бар. Балалар кактуслар, папайя, монстера, төрле фикуслар, виноград, банан агачы, гранат, каштан, лимон, ананас һәм башка үсемлекләрне күрә алдылар. Балалар бассейнда йөзүче үсемлекләр, балыклар белән сокланды. Өлкәннәргә дә, балаларга да дендрологик бакча һәм оранжерей буенча экскурсия бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International