Җәйге уку залы үз эшен дәвам итә

2020 елның 19 июне, җомга

ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан һәм "Ямьле Саба" проекты кысаларында, 19 июнь көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Шамил Бариев урамы буенча "Сагына авыл, сагына урам Сине" исеме астында туристик маршрут оештырдылар.
Сатыш  мәдрәсә музее мәйданчыгында китапханәче белән берлектә "Чәчәкләр-табигать шигырьләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балалар кәгазьдән чәчәкләр ясадылар, яраткан чәчәкләре турында сөйләделәр. Шулай ук төрле илләрнең символы булган чәчәкләрнең исемнәрен белделәр.  Бу шөгыль һәр катнашучының күңеленә хуш килде.
Олы Шыңар китапханәчесе балалар белән «Мәүлет» мәчетенә сәяхәт ясады. Балаларны мәчет белән таныштырып, Г.Афзалның «Көйли Иман» һәм Х.Г.Хашимнең «Исламда балалар тәрбиясе» китабын кулланып әңгәмә уздырды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр, ахырдан үзләре белгән догаларны укып күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International