Җәйге уку залы дәвам итә.

2020 елның 19 июне, җомга

Шекше авыл китапханәчесе, укучыларны китап укуга тарту максатыннан, «Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар!» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында катнашучылар яңа китаплар белән таныштылар, соңыннан үзләренең яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. Балалар өчен шулай ук «Яраткан персонажлар», «Әсәрләр һәм геройлар», «Әкиятне сөйлә» конкурслары да әзерләнгән иде. Чарада балалар бик теләп катнаштылар.
     Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә " Без бергә рәсем ясыйбыз! урман хуҗалыгы музее хезмәткәрләре оештырган чарада катнашканнар. Чараның максаты: шәхеснең иҗади потенциалын ачу, эстетик зәвыкны үстерү, Урман хуҗалыгы бистәсендә агачка рәсем ясау һөнәренең барлыкка килү тарихы белән танышу.Башта балаларны безнең бистәдә бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге һөнәр Лесхоз бистәсенең агач эшкәртү заводының сувенир цехында яши һәм үсә. Аннары катнашучылар рәсем ясау тактасында рәсем ясадылар. Аннан соң иң кызыгы – үз иҗат җимешләрен бизи башладылар. Рәсем ясау файдалы шөгыль, вак моториканы үстерә, хәтерне яхшырта, игътибарлылык тәрбияли. Шулай ук рәсем ясау көн эчендә тупланган стрессны төшерергә ярдәм итә. Шуңа күрә рәсем ясау балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы шөгыль. Ә якты төсләр уңай эмоцияләр өстәргә булыша. Барлык катнашучылар да башкарылган эшләрдән канәгать калдылар. Мастер-класстан соң балалар һәм өлкәннәр үз иҗатларын өйләренә алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International