Олы Шыңар китапханәчесе балалар белән «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән курчак театры оештырды.

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Курчак театры баланың шәхесен формалаштыруда зур роль уйный. Ул балаларга бик күп шатлык китерә. Курчак балалар кабул итүгә бик якын, чөнки бу уенчык белән алар кечкенәдән үк таныш, шуңа күрә аны якын дусты буларак кабул итә. Олы Шыңар китапханәчесе балалар белән «Әкиятләр иленә сәяхәт»  дип исемләнгән курчак театры оештырды. Нәни дусларыбыз татар халык әкиятләрен дә, рус халык әкиятләрен дә бик  яраталар. Иң ошаганы «Өч дуңгыз баласы» һәм «Курочка Ряба» әкияте булды. Алар аны  бик матур һәм күңелле итеп уйнап та күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International