Мәгъсум Хуҗинның 90 еллык юбилее уңаеннан 15-22 май көннәрендә “Тенекинең талантлы улы” акциясе

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Күренекле татар язучысы Мәгъсум Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Мәгъсум Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар. Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе иде. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Фатих Хөсни исемендәге премия бирелде. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, якташ язучыбыз Мәгъсум Хуҗинның 90 еллык юбилее уңаеннан, 15-22 май көннәрендә “Тенекинең талантлы улы” акциясе игълан итте. Сезне #отделкультурысабинскогорайона, #сабакитапханәсе, #ТАССР100,  #Саба90 хештеглары белән Мәгъсум Хуҗинның үзегезгә охшаган әсәрләреннән өзекләр урнаштырырга һәм истәлекләр белән уртаклашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International