Тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көне итеп билгеләп үтелә башлый, аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Ләкин СССР таркалганнан соң пионерия туган көне рәсми бәйрәм булудан туктый. Пионер - "беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар - киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә горурланып, сагынып искә алалардыр.
Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү. Бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.
Шушы көн уңаеннан район балалар китапханәсе "Пионерия иле" дип исемләнгән видеоролик эшләде. Әлеге видеоролик белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә танышырга мөмкин.