Бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 2 декабреннән 5 декабренә кадәр Уфа шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 13 төбәгеннән 245 спортчы катнашты. Ярышлар рангы "Өч йолдыз" . Саба районыннан "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясады һәм 6 медаль яулады.
1 урын - Сафина Элина - Ким Алёна (Самара)
1 урын - Галимуллин Рәсүл - Шевелев Иван (Алесеевск)
2 нче урын - Сафина Элина
3 нче урын - Зәйнеев Айназ - Мәрданшин Раил (Әлмәт)
3 урын - Сафина Элина - Бурганов Данияр.
Ярышларда катнашучыларның барысы да медальләр белән кайтты.
Балаларыбызны, аларның ата-аналарын, тренер Г.Х. Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен тренер һәм ата-аналар исеменнән Саба районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International